3 Aug 2026, 20:36 UTC57 views8 reactionsread 8 August 2026 Photo
Дәвамы➡️➡️➡️
Татарларны биредә хөрмәт итәләр, яраталар. Һәр икенче кеше булмаса да, һәр өченчесенең татарлар белән бәйле тарихы, кадерле истәлеге, йә татар әбисе, йә татар әнисе бар❤️
🛒 Ә күпләрне кызыксындырган тема — бәяләргә килгәндә, мин кергән кибетләрдәге азык-төлек бәяләре Казанныкы белән чагыштырганда шактый арзанрак. Ягулык бәясе дә куандыра: ⛽🚗
🔹 АИ-92 — 244 теңге (40–41 сум)
🔹 АИ-95 — 315 теңге (52–53 сум)…
👍6🔥2
3 Aug 2026, 20:33 UTC55 views8 reactionsread 8 August 2026 Photo
🇰🇿 26 июль көнне Казахстанның Кызылъяр каласында, ягъни Петропавловск шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. 🌾
Минем Казахстанга беренче тапкыр баруым.📍Петропавловск шәһәре Россиянең Омск шәһәреннән 270 чакрым гына ераклыкта урнашкан, шуңа күрә әлеге шәһәрдә рус милләте вәкилләренең халык саны буенча беренче урында торуы шаккатыргыч әйбер түгел. Әмма соңгы елларда Казахстанның Алтын Урда варисы …
👍7❤1
24 Jul 2026, 06:27 UTC102 views8 reactionsread 8 August 2026 Photo
Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә Магҗан Җомабаевка (1893-1938) игътибар һәм хөрмәт бик зур. Биредә шагыйрь исемендәге үзәк бар, әлеге үзәк янындагы гүзәл паркта һәйкәле тора, ерак түгел бер йортның диварында олы гына муралын да ясаганнар👍
👍8
22 Jul 2026, 04:35 UTC105 views6 reactionsread 8 August 2026 Video
Тормыш матур була,
Матур яши белсәң...
©Булат Ибраһим
👍5🙏1
20 Jul 2026, 12:33 UTC118 views6 reactionsread 8 August 2026 Photo
Язучылар берлегенең яңа әгъзалары Миләүшә Гафурова һәм Ландыш Равилова📚
👍4👏2
19 Jul 2026, 09:09 UTC119 views11 reactionsread 8 August 2026 Photo
ЧИРАТ
(исемдә калганнар)
3. Бензинга чират.
Ул чаклардан шактый еллар узды,
Үзгәрмәде кебек бу заман,
Ягулыкка диеп тезелештек,
Ягулыгын көтә бар Казан.
Казан гына түгел, Уфа көтә,
Ижау көтә, көтә Чабаксар...
Хуҗалыкка җиңел булсын диеп,
Һәр гаиләнең тимер аты бар.
Ул тимер ат бензин эчеп яши,
Ул хуҗасы белән чиратта.
Матвей тора, Иван, Мухаммаджон,
Якынлашып килә Азат та.
Һәрбер чорның үз чираты гүя,
Көннәр эсс…
🔥7👍4
18 Jul 2026, 07:39 UTC97 views7 reactionsread 8 August 2026 ЧИРАТ
(исемдә калганнар)
2.Акчага чират.
Ә соңыннан, үскәч,
Казан дәште,
Шунда киттем, мәктәп тәмамлап.
Күп тә бетә, әз дә җитә, диләр,
Яши белсәң җирдә чамалап.
Без авылдан килдек,
Ипи һәм сөт
Үз бизәген уйган күңелгә.
Шәһәр арбасыннан калмаска дип,
Туры килде чабып йөрергә.
Шәһәр бит ул кызыктыра белә,
Күзең төшә монда бик күпкә.
Сайлау булгач, сайланабыз инде,
Риза түгел ипи һәм сөткә.
"Стипендия килгән" дигә…
👍4🔥3
17 Jul 2026, 07:28 UTC637 views12 reactionsread 8 August 2026 Photo
ЧИРАТ
(исемдә калганнар)
1.Ипигә чират.
Ул көнне ипи соң кайтты,
Буран иде,
Юлны күмгән авыл башында.
Ипи машинасы куркып калган,
Кар көртләре күреп каршында.
Арыш ипиләрен коткарырга
Атлы чана китте ыжгырып.
Дошманнарны җиңгән батыр кебек,
Бахбай кайтты,
Чанасына ипи тутырып.
Туктады ул кибет каршысына.
Ә без күптән ишек саклыйбыз.
Өйләдән үк чират торабыз без,
Өйләдән үк ипи аулыйбыз.
Сабый чакның тәүге чираты…
👍5🔥5❤1👏1
14 Jul 2026, 17:19 UTC133 views9 reactionsread 8 August 2026 Photo
Ара-тирә русча да язгалыйм бит мин 📝
🔥6👍2😈1
8 Jul 2026, 08:04 UTC314 views10 reactionsread 8 August 2026 Photo
Photo, posted without a caption
❤8👍2
4 Jul 2026, 18:05 UTC191 views13 reactionsread 8 August 2026 Photo
"Ком сәгате" тапшыруында кунакта булдым. 5 июль көнне 18:00 сәгатьтә— ТНВ, 18:05 сәгатьтә — ТНВ-Планетада карый аласыз 📺
👍9🔥4
3 Jul 2026, 11:32 UTC149 views4 reactionsread 8 August 2026 Photo
Кеше көнен төн итүе җиңел...
🔥4
Showing the 12 most recent of 20 posts we hold for @bulatibrahim. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.