7 Aug 2026, 14:41 UTC66 views2 reactionsread 7 August 2026 “Үз телем” бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Казан мэриясе хәбәр итүенчә, ,быел Русиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бәйгедә татар проектлары гына түгел, Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятенә багышланган идеяләрнең авторлары да катнашкан. Нәтиҗәдә 12 җиңүче билгеләнгән.
Татарлардан Фаил Баязитов (юмор аркылы татар әдәбиятын танытучы «Әрсез әдәбият» проекты), Нурислам Денисов («Сөйлә та…
❤2
7 Aug 2026, 12:36 UTC173 views12 reactionsread 7 August 2026 YouTube "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") каналын томалаган
YouTube-ның "Урыс җәмгыят"» каналына барлыгы 1,2 миллион кеше язылган булган. Төп каналдан тыш, платформа аның резерв каналын да бетергән. Бу хакта «Урыс җәмгыяте» координаторы Андрей Ткачук белдерде.
Аның сүзләренчә, YouTube каналны бетергәндә экстремистик һәм җинаятьчел берләшмәләрне рекламалауны тыю кагыйдәсенә таянган. “Урыс җәмгыяте” бу карарга каршы…
👍5🎉4🔥3
7 Aug 2026, 08:33 UTC125 views5 reactionsread 7 August 2026 Аннексияләнгән Кырымда хиҗаплы мөслимәләргә һөҗүмнәр арткан
Күптән түгел мондый ике очрак теркәлгән. Бу хакта кырымтатар активисты Лутфие Зудиева Facebook-тагы сәхифәсендә язды.
31 июльдә Бакчасарайдагы балалар мәйданчыгында бер хатын-кыз өч бала анасы булган мөслимәгә ташланган, кырымтатарларга карата мыскыллы сүзләр кычкырган һәм аларны юк итү белән янаган.
Кешеләр полиция чакыргач, әлеге хатын киткән, әмма бера…
😢5
7 Aug 2026, 06:02 UTC155 views2 reactionsread 7 August 2026 Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Украина дроны Екатеринбурдагы Wildberries келәтенә һөҗүм иткән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Бу хакта RWB матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшчеләр эвакуацияләнгән.
🔸7 августка каршы төндә Татарстан һәм Башкортстанда дроннар бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Төнлә ике республикада да дроннар һөҗү…
🎉1🤬1
6 Aug 2026, 15:48 UTC191 views13 reactionsread 7 August 2026 Video
"Кызык тарих" рубрикасы:
Татар халкының милли гимнына әйләнгән "Туган тел" җырының советлар чорында өч куплеты гына башкарыла.
Дүртенче куплетын 1989 елда беренче тапкыр Казанда Финляндиядән "Башкарма" төркеме җырлый.
Халык дүртенче куплетның булуына шакката, фин татарлары да аларның белмәвенә гаҗәпләнә.
Бу видеода татарларга "Туган тел"нең дүртенче куплеты кайтуы турында сөйлибез.
👍8🥰4❤1
6 Aug 2026, 11:23 UTC206 views3 reactionsread 7 August 2026 Turkish Airlines якын көннәргә Казаннан Истанбул һәм Антальяга иртәнге очышларны туктатты
Моңа һава киңлеген куллануга кертелгән чикләүләр сәбәп булган. Чөнки дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле өч көн рәттән Казанда һава аланнары вакытлыча ябылып торды.
Шул сәбәпле кичә өзеклекләр башланган. Төркиядән килгән TK-3062 (Анталья) һәм TK-429 (Истанбул) рейслары “ковер” планы кертелү сәбәпле Тифлискә төшәргә мәҗбүр булган.…
🤯3
6 Aug 2026, 09:02 UTC197 views5 reactionsread 7 August 2026 Узган елда Казандагы иң табышлы биш хосусый мәктәпнең кереме 1,6 миллиард сумга якын булган.
Бу башкаладагы барлык түләүле гомуми белем бирү мәктәпләре әйләнешенең 90 проценттан артыгын тәшкил итә.
"Реальное время" басмасы ачык финанс мәгълүматлары нигезендә төзегән рейтингта беренче урыннарны "Казан халыкара мәктәбе" (International School of Kazan), "Бала-Сити", "Унискул", "Академия навыков" башлангыч мәктәбе һәм …
❤2👎1🔥1🤮1
6 Aug 2026, 05:51 UTC207 views2 reactionsread 7 August 2026 Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
📍Татарстанда өченче көн рәттән дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
📍Ярославль өлкәсендә дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә «Славнефть-ЯНОС» нефть эшкәртү корылмасында янгын башл…
👍1🔥1
5 Aug 2026, 16:08 UTC237 views13 reactionsread 7 August 2026 Бүген, 5 августта Олы террор корбаннарын искә алу көнендә Карелиядәге Сандормох зиратына “Русская община” һәм казаклар килгән.
Бу хакта «Честный Петербург»ка сылтанып Активатика телеграм каналы яза.
Милләтчеләрнең берсе битлектән булган һәм кулында Русия байрагын тотып махсус репрессия корбаннары һәйкәле янында басып торган, әмма тавыш чыгармаганнар.
2024 елны Сандормохта атып үтерелгәннәрне искә алу чарасына битл…
🤬9😢2❤1🆒1
5 Aug 2026, 10:36 UTC236 views6 reactionsread 7 August 2026 Video
Уфага янә дрон һөҗүме
Украина каналлары шәһәр өстендәге куе кара төтен кадрларын чыгарды. Җирле халык шартлау тавышлары ишетүләрен хәбәр итә.
ASTRA басмасы һөҗүмнең «Башнефть-Новойл» ширкәтенә ясалуын ачыклаган.
Уфаның төньягында Башнефтьның өч ширкәте бар: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ».
Әлеге корылмалар бер-берсенә якын урнашкан.
Аларның икесенә узган ялларда һөҗүм ясалган иде ин…
🤔3❤1👍1🔥1
5 Aug 2026, 07:52 UTC225 views5 reactionsread 7 August 2026 Дроннар Уфага һөҗүм итте
Беренчел мәгълүматларга күрә, "Башнефть"нең нефть эшкәртү корылмаларының берсендә янгын чыккан
Һөҗүм турында Exilenova+ һәм Supernova+ телеграм-каналлары хәбәр итте.
Рәсмиләр әлегә һөҗүм турында белдермәде.
Бу — соңгы биш көндә Уфадагы нефть эшкәртү корылмаларына ясалган өченче һөҗүм. Моңа кадәр дроннар "Башнефть"кә 1 һәм 2 августта һөҗүм иткән иде.
▪️"Башнефть" ширкәте Уфаның төньяк с…
👍5
5 Aug 2026, 07:04 UTC216 views3 reactionsread 7 August 2026 Хәзер кыскача башка хәбәрләр
🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киев өлкәсендә 14 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Киев шәһәре мэры Виталий Кличко сүзләренчә, шәһәрдә аммиак агып чыккан.
🔸Украина дроннары Тула өлкәсендәге Wildberries келәтенә һөҗүм иткән, нәтиҗәсдә янгын чыккан, бер кеше җәрәхәтләнгән. Өлкә губернаторы Дмитрий Миляев хәбәр итүенчә, ике күпкатлы торак йортка һәм ике җитештерү корылмас…
👍1👎1🕊1
Showing the 12 most recent of 22 posts we hold for @azatliqradiosi. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.