6 Aug 2026, 13:58 UTC77 views3 reactionsread 7 August 2026 Photo
38 нче сезонның казанышлары белән танышабыз бүген!😍
Ә аларның саны шактый. Төрле фестивальләрдә җиңүләр, мактаулы исемнәр, почет грамоталары һәм башка бик күп бүләкләргә ия булды театрыбыз командасы. Әлеге җиңүләрнең һәрберсе алга таба эшләргә һәм үсәргә көч-дәрт, илһам биреп тора безгә.🔥
Тулырак мәгълүмат фотокарточкаларда. Биредә кайбер казанышлар гына, калганнары икенче өлештә булачак.☺️
❤3
5 Aug 2026, 08:00 UTC104 views4 reactionsread 7 August 2026 Photo
📻 Бүген 13:10 сәгатьтә «ТАТАРСТАН» радиосын тыңларга чакырабыз!
Эфир кунагы – Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин.
Аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан театр тормышы, гастрольләр, сәхнә артындагы кызыклы вакыйгалар һәм иҗат юлы турында җылы әңгәмә көтелә.
Тыңламый калмагыз, кадерле тамашачыларыбыз! ❤️
❤2👏2
4 Aug 2026, 14:02 UTC106 views8 reactionsread 7 August 2026 Photo
Тарих булып калган 38 нче сезон нәтиҗәләрен дәвам итәбез!😍
Бүген сезон дәвамында катнашкан фестивальләр белән танышырбыз. Зур тәҗрибә, яңа танышулар һәм җиңү теләге – боларның һәрберсе дә фестивальләр мохитен тасвирлый.
👆🏻Тулырак мәгълүмат карточкаларда.
❤7👏1
3 Aug 2026, 12:07 UTC136 views5 reactionsread 7 August 2026 Photo
Дуслар, техник сәбәпләр аркасында әлеге спектакльләр урыннары белән алышына❗️
🗓21 август көнне 20:00 сәгатьтә «Гөлчәчәк» спектакле уйналачак, 28 август 18:30 сәгатьтә – «Куркак Батыр» спектакле.
Билетлар алу өчен сылтама ❤️
❤4🙏1
3 Aug 2026, 07:56 UTC142 views14 reactionsread 7 August 2026 Photo
🎉 Бүген Г. Кариев театры артисты Илназ Хәбибуллинның туган көне!
Илназ, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Һәр образың үзенчәлекле, һәр ролең кабатланмас – син иҗат иткән геройлар тамашачы йөрәгендә озак сакланып калсын иде 😍
Тормыш юлың шатлыклы мизгелләргә, якты хыялларга һәм матур вакыйгаларга бай булсын!✨
➖➖➖➖➖➖➖➖ ➖➖
🎉 Сегодня день рождения артиста театра им. Г. Кариева …
❤13🔥1
2 Aug 2026, 10:28 UTC144 views7 reactionsread 7 August 2026 Photo
Бүген Татарстанның халык артисты, Г. Кариев театры актрисасы Халидә Сөнгатуллина үзенең туган көнен билгеләп үтә!❤️
Халидә апа, бүген сезгә иң матур теләкләрне юллыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм имин тормыш телибез. Сәхнәдәге ихласлыгыгыз, кабатланмас осталыгыгыз белән алга таба да тамашачы күңелен яулап, яңа иҗади үрләргә ирешергә язсын.💐
➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖
Сегодня свой день рождения отмечает народная а…
❤5🔥1😍1
1 Aug 2026, 10:19 UTC137 views5 reactionsread 7 August 2026 Photo
Август җитте, димәк, безнең яңа сезонны ачу вакыты якынлаша!
Җәйнең соңгы аен Г. Кариев театрында үткәрергә чакырабыз. Уйландыра да, көлдерә дә, бераз елата да торган спектакльләребезне тәкъдим итәбез сезгә!❤️
Билетлар инде сатуда. Алырга ашыгыгыз, яраткан тамашачыларыбыз. Җәй якты хатирәләр белән истә калсын әле!🌟
❤3👏1😍1
Showing the 7 most recent of 7 posts we hold for @teatrkarieva. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.